Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының "Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән мәгълүмат керде:

24 июльдә 21 сәгатьтән 25 июльдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү

25 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

- көндез көчле җил 15-18 м/с (Казанда да), яшен.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДУ тәкъдим итә: 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга тәкъдим итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки йорт подъездларында качып торырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварларына ышыкланырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама, элмә такта, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.  

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янына транспорт куярга ярамый - җил өзгән ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Йортларның югары катыннан коелган пыяла ватыклары, шулай ук түбә һәм ябыштырылган декор элементлары да куркыныч тудырырга мөмкин.  Мондый куркыныч төзелеп бетмәгән биналар янында тагын да арта.

7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, балкон һәм лоджияләрдән төшеп китә алырдай предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак йортларда һәм эш биналарында тәрәзләрдән ерак торырга кирәк. 

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенгә эләккәнсез икән, шунда ук хәрәкәтне туктатыгыз һәм транспорт чарасыннан 30 метрлар чамасы ераграк китеп, яшен беткәнен көтегез.

Автомобильдә баруны да туктатыгыз, чөнки электроника эшендә көйсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава торышы яхшыруын көтәргә кирәк.  

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга ятарга кирәк. Янәшәдә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста таралырга сәләтле.  

Юл хәрәкәтендә машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалардан узганда һәм алар янәшәсендә булганда аеруча сак булу сорала.

Мөмкин булганда, ерак араларга барудан тыелып торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан куеруын күзәтәсез икән, урманда яки сулыкта ориентирны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен зур куркыныч тудыра.

Томан вакытында автомобильдә барганда, күчү-тезелүдән, каршы якка чыгудан сак булырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. 

Томанның араны урлавын исәпкә алырга кирәк – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү кулайрак.  

Кисәк туктамаска кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып алырга, шул рәвешле, арттан килүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. 

Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләр арый, саклану комачау итми. 

Күз күреме начар булганда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, артык күчүләр, каршы якка чыгулар, узышулардан тыелырга кирәк.

Боз яуганда:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бинада булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз яуганда яшен булуы ихтимал;

- урамда булсагыз, яшеренү урынын сайларга тырышыгыз, әгәр дә бу мөмкин түгел икән, башыгызны боз кисәкләре төшүдән саклагыз (сумка. кием, куллар белән);

- агач астына керүдән сак булыгыз, чөнки аларга яшен сугарга, көчле җил ботакларны сындырырга мөмкин, бу исә сезгә өстәмә зыян салырга мөмкин. 

Янгын куркынычы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм саклагыз:

· спиртлы эчемлекләрдән тыелып торыгыз, беркайчан да урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;

· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга гади генә кагыйдәләрне өйрәтегез;

· төзек булмаган электр чыбыкларыннан файдаланмагыз, электр җылыткычларыннан сак файдаланыгыз;

-электр һәм газ приборларын тоташтырылган килеш караучысыз калдырмагыз

Теләсә нинди бәла-каза килеп туган очракта, эктрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International