Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе"ФДБУдән мәгълүмат килде:
23 июльдә 21 сәгатьтән 24 июльдә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү.
24 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда җилнең секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытка көчәюе белән, яшенле яңгырлар, урыны белән боз явуы, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДУ тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә сез җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яисә йорт подъездларында калырга тәкъдим итәбез. Көчле җилдән бина диварларына ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама, элмә такта, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янәшәсендә тору, шулай ук алар янында автотранспорт кую тыела - җил өзеп ташлаган ботакларның зур куркыныч тудыруы ихтимал.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.
6.Югары каттагы тәрәзәләрдән коелган пыяла ватыклары, шулай ук түбә һәм ябыштырылган декор элементлары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә һәм ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.
7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, балкон һәм лоджияләрдән аска төшәрдәй предметларны алып куярга кирәк.
8. Йортта яки эш биналарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләккәнсез икән, шунда ук хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспорт чарасыннан 30 метр чамасы ераклыкта яшен тәмамлануын көтегез. Автомобильдә барганда да туктау зарур, чөнки электроника эшендә көйсезлекләр килеп чыгу ихтимал. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында калсагыз, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга ятарга киңәш ителә.
Янәшәдә елга, күл яисә буаның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен исә сулыктан 100 метр радиуста таралырга сәләтле.
Юл хәрәкәте вакытында машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша узганда һәм аларга якын булганда аеруча сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга барудан тыелып торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында экстрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.