2025 елның гыйнварыннан Россия почтасы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә Татарстаннан 1 765 посылканы бушлай җибәргән. Илебезне саклаучыларга компания шул рәвешле ярдәм итә.
МХОдә катнашучыларга почта аша кием-салым, азык-төлек, дарулар ешрак җибәрелә.
"МХО зонасына җибәрелгән һәр посылканы Почта хезмәткәрләре беренче чиратта карый. Посылка җибәрү өчен адресатның исем-фамилиясен, атасының исемен, хәрби часть номерын һәм 103400 индексын күрсәтү дә җитә. Шунысын да истә тотарга кирәк, посылка операторга ачык килеш тапшырылырга, ә аның авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш",- дип билгеләп үтте Россия почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Илдән җыелган барлык посылкалар Мәскәүгә, компаниянең логистик үзәгенә килә, аннары Почта аларны алга таба җибәрү өчен Саклану министрлыгы вәкилләренә тапшыра.
МХО зонасына хәрбиләргә бушлай посылкалар җибәрү кагыйдәләре хакында төгәлрәк мәгълүматне Россия почтасының контак-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны аша белергә була.