Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Солтангәрәева Вәсыйга Мирзаян кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Вәсыйга Мирзаян кызы 21.07.1920 елда Актаныш районының Татар Суыксу авылында дөньяга килгән.
11 яшеннән фермада сарыклар караган, бер үк вакытта мәктәптә дә укыган. 7 класс тәмамлаган. 18 яшеннән авыр эшләрдә хезмәт куйган. 1952 елда Актаныш районы Дербышка бистәсе егетенә кияүгә чыга. 1994 елда гаилә Минзәләгә күченеп килә.

 «Волготанкер» пароходчылыгында елга баржаларын һәм судноларны җыештыру буенча матросларның рейд бригадасында эшче була.

Вәсыйга Мирзаян кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВС да фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше белән 4 балага гомер биргәннәр. 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы әбиләренең хәл-әхвәлен белешеп тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International