Хөрмәтле Минзәлә шәһәре һәм районы халкы!

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

☀Җәй - чиста сулыкларыбыз яр буйларында гаилә белән ял итү, күңелле мизгелләр кичереп, ял итү вакыты.

♻Кызганычка каршы, табигатькә чыкканнан соң, пластик шешәләр, азыктан калган пакетлар һәм башка чүп җыелмыйча кала.Тәртипсезлек калдырып, сез әйләнә-тирә мохиткә зыян салып кына калмыйча, якыннарыгыз сәламәтлеген дә куркыныч астына куясыз. Очлы предметлар, пыяла ватыклары балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә куркыныч.

🌱Табигатебез — барыбыз өчен дә зур байлык, аның саклануы өчен без барыбыз да җаваплы!

💧Су - яшәешебез нигезе. Сулыкларны чиста тоту — сәламәтлек һәм киләчәгебез турында кайгырту!

❤Өмәләрдә актив катнашып, экологик инициативаларны яклап чыгучыларга без аеруча рәхмәтле!

🤝Исегездә тотыгыз: сезнең һәр гамәлегез әһәмияткә ия. Сулыкларыбызны чиста һәм куркынычсыз итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International