22 июльдә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дән хәбәр керде: 

22 июльдә 12-21 сәгатьләрдә

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында

консультация – кисәтү

22 июльдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә җилнең секундына 15-20 метр тизлектә (Казанда 18 м/с) кыска вакытка көчәюе белән яшен булуы көтелә, боз явуы ихтимал. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДУ тәкъдим итә: 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә сез көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яисә подъездларда яшеренергә тэкъдим итәбез. Көчле җилдән йорт диварларына ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер яки башка түбә материаллары төшү ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә.

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзеп ташлаган ботакларның зур куркыныч тудыруы бар.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил өзгән түбә һәм ябыштырылган декор элементлары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә яки төзекләндерелә торган биналар янәшәсендә мондый куркыныч тагын да арта.

7. Йортларда барлык тәрәзәләрне нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдән аска төшеп китәрдәй предметларны алып куярга кирәк.

8.Торак яки эш бүлмәләрендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.  

Яшен вакытында:

Әгәр сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләккәнсез икән, шунда ук хәрәкәт итүдән туктарга, транспорт чарасыннан 30 метр чамасы ераккарак китеп, яшен беткәнен көтәргә кирәк. Электроника эшендә көйсезлекләр килеп чыгу мөмкин булганлыктан, автомобильдә хәрәкәт итүдән тыелып торырга кирәк. 

Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында калгансыз икән, җиргә (комлы яисә ташлы грунтка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга ятарга кирәк.

Янәшәдә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су - яүшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метрлык радиуста таралырга сәләтле.

Юлда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. 

Җәяүлеләргә автоюллар аша чыкканда һәм алар янәшәсендә булганда уяу булырга кирәк.

Мөмкин булса, ерак юлларга барудан тыелып торыгыз.

Бәла-каза килеп туган очракта, экстрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына һәрчак мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International