Әтрәкле авылында Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган сыер савучы операторларның 52 нче республикакүләм конкурсы узды.
Ярышларда 41 сыер савучы хатын-кыз һәм бер ир-ат савымчы, шулай ук терлекчелек буенча консультантлар катнашты. Конкурс концерт программасы, катнашучыларны берләштерүче уеннар, күргәзмәләр белән баетылган иде.
ТР Премьер-министр урынбасары Марат Җәббаров һөнәри осталыкны арттыру өчен конкурсларның мөһимлеген искәртте.
"Кама Беконы" ҖЧҖдән Рузилә Латыйпова абсолют җиңүче булды. "Северная Нива Татарстана" ҖЧҖдән Гөлфия Бикбулатова 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.