14-20 июль - Җенси юл белән йогучы инфекцияләрне профилактикалау атнасы.

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Җенси юл җелән йогучы инфекцион авырулар еш очрый. Бүгенге көндә җенси юл белән йогучы авыруларны тудыручы 20 дән артык авыру бар. Болар вируслар, бактерияләр, гади, чүпрәле гөмбәчекләр.

Авыру кеше венерик инфекцияләр чыганагы булып тора, бер үк вакытта ул берничә чир: мисал өчен, сифилис, гонорея һәм хламидиоз , сифилис һәм гонорея белән авырырга мөмкин.

Гадәттә җенси партнерларын еш алыштыручылар берничә авыруга дучар ителә. 

Әгәр дә мондый инфекцияләр ачыкланса, нишләргә?

Мөмкин кадәр тизрәк табиб билгеләгән дәвалануны башларга, режимны һәм даруларны кабул итү дозасын үтәргә, киләчәктә бу авырулардан саклану өчен чара күрергә кирәк. 

Әгәр бу авыруларны дәваламасаң, яисә үз белдегең белән дәвалансаң, бу катлаулы авыруларга китерергә мөмкин. Соңарып башланган дәвалануның нәтиҗәсе булмаска мөмкин.

Җенси юл белән йогучы инфекцияләрнең мәкере иртә срокларда авыруның симптомнарсыз яисә аз симптомлы булуында, ә бу исә диагностиканың соңга калуына һәм кешенең репродуктив системасы ягыннан ялкынсынулар үсешенә китерергә мөмкин.

Бу төр инфекцияләрне булдырмаска була. Моның өчен:

Җенси мөнәсәбәтләрне куркынычсыз итү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Боларга:

-җенси мөнәсәбәтләрне җитлекмичә башламаска,

-очраклы җенси мөнәсәбәтләрдән тыелырга,

-җенси партнерлар санын киметергә һәм аеруча ышанычлысын сайларга,

-шәхси профилактик чаралардан файдаланырга,

-кешенең папиллома вирусыннан һәм В гепатитыннан вакцинация узу.

-стериль булмаган энә, шприц, чит инструментларны кулланмаска.

-шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.

-шәхси әйберләрне (эчке кием, сөлге, киемнәр һ.б.лар) башкаларга бирмәскә һәм алмаска.

-алкоголь һәм наркотик матдәләр кулланудан тыелып торырга, алар тәэсирендә уйланылмаган гамәлләр кылына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International