"Минзәлә күршеләре" проекты "Күрше" конкурсында җиңү яулады.

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бөтен республикадан 65 катнашучы — төп этапның 63 җиңүчесе һәм халык арасында тавыш бирүнең 2 лидеры — беренче тапкыр күзгә-күз очраштылар. Минзәлә районыннан җиңүче — «Татарстан - яңа гасыр Иҗтимагый оешмасык». Ул "Минзәлә күршеләре" проектын тәкъдим итте.

Екатерина Голякова, «Татарстан — Новый век» — «Татарстан — Яна гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Минзәлә территориаль бүлекчәсе рәисе:

— 430 000 сумлык грант кысаларында Минзәлә шәһәре ишегалларында 3 чара уздырылачак. Шулай ук һәрбер катнашучыга ишегалдында узачак чаралар өчен: баннерлар, флажоклар, наклейкалар һәм банданнар тапшырылды. Болар сувенирлар гына түгел, ә чаралар брендын булдырырлык һәм үз ишегалды халкын җәлеп итәрлек инструментлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International