Адресны үзгәртү бөтен ил буенча гамәлдә. Татарстанлылар почта хәбәрләрен шәһәрдәге кебек, авылда яисә дачада ала алачаклар. Посылканы дачадан яисә шәһәр яны йортыннан ерак булмаган почта бүлекчәсендә алырга була. Тапшыру адресын үзгәртү өчен почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, гариза тутырырга һәм паспортны күрсәтергә була.
Шулай ук тапшыру һәм җибәрү өчен кулай вакыт сайлау мөмкин. Алдан язылу бәрабәренә почта бүлекчәсенә алдан онлайн - Почта сайтында яисә мобиль кушымта аша язылу мөмкин.
Шулай ук быел Россия Почтасы клиент өчен уңайлы булган бүлекчәгә курьер аша тапшырыла торган хәбәрләрнең дә адресын үзгәртү мөмкинлеге бирә.
Анда посылканы сайланган вакытта һәм чиратсыз алырга була. Җибәрелгән хәбәрне алу өчен мобиль кушымта кодын күрсәтү дә җитә.