Татарстанлылар заказлы хатларны һәм зур булмаган посылкаларны абонент тартмаларында ала алалар.

2025 елның 27 июне, җомга

Почта бүлекчәләрендә абонент тартмасыннан файдаланучылар хәзер үзләренең заказлы хатларын, открыткаларын, бандерольләрен, зур булмаган посылкаларны һәи трек-номерлы вак пакетларны үз ячейкаларында ала алалар.

Моңа кадәр заказлы хәбәрләр, гади почта, вакытлы матбугат кына абонент тартмаларына килә иде. Хәзер исә барлык арендаторлар ячейкаларга заказлы хатларны, бандерольләрне һәм күзәтеп барган посылкаларны ала алалар. 

 

Сервисны Шәхси кабинетта яисә Почтаның мобиль  кушымтасында тоташтырырга була. Бүлекчәгә хәбәр килү турындагы хәбәр абонентка email яки SMS. аша киләчәк.

«Забрать

Заказлы хатларны, бандерольләрне һәм зур булмаган посылкаларны алдан килгән хәбәр нигезендә бер минут эчендә абонемент ячейкасыннан алу мөмкин. Традицион почта хезмәтләрендә клиентның юлын гадиләштерү халыкка һәм бизнеска вакытны һәм көчне янга калдырырга ярдәм итә, -

 —дип билгеләп үтте Россия Почтасының продуктларны һәм сервисны үстерү буенча директоры Антон Нечаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International