Унике минзәләле бозлавыктан зыян күргән

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Сәбәбе еш кына бозлавык, иртә караңгы төшү, тайгак аяк киеме. 

Кыш җиткәч, медицина учреждениеләренә җәрәхәтләр сорап мөрәҗәгать итү ешлыгы 2-3 тапкырга арта. Кышкы чорда имгәнүләр һәм сөяк сынулар, тайганулар өстенлек итә.

Быелның 01 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Минзәлә үзәк район хастаханәсенә 12 кеше (9 өлкән, 3 бала)  аякларын имгәтеп, тайганып мөрәҗәгать иткән.

"Бозлавык вакытында җәрәхәтләр һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен саклык чаралары күрергә кирәк», — ди үзәк район хастаханәсе табиб-хирургы Котдус Ситдыйков. 

Менә берничә киңәш: 

Аяк киеме: яхшы протекторлы аяк киеме киегез, ул өслеккә ябышуны тәэмин итә. Бозлавыкка каршы махсус өслекләр тоташуны сизелерлек яхшырта ала.

Хәрәкәт итү тизлеге: акрын һәм сак хәрәкәт итегез. Кискен хәрәкәтләнүдән һәм сикерүдән сакланыгыз. 

Таяныч: тайгак урыннарда хәрәкәт иткәндә өстәмә таяныч өчен тоткычлар яки диварлар кулланыгыз.

Яктырту: тәүлекнең караңгы вакытында, потенциаль куркынычларны яхшырак күрү өчен, яхшы яктыртылган маршрутлар сайларга тырышыгыз.

Артык йөкләнештән сакланырга: тигезлекне югалтмас өчен авыр сумкалар яки пакетлар күтәреп йөрмәгез. 

Аяк астына карарга: үзегез барган җиргә игътибар итегез һәм күзгә күренгән бозлы урыннардан качыгыз. 

Егылу: әгәр дә сез егылуыгызны сизәсез икән, төркемләшеп, җәрәхәтләнү куркынычын киметү өчен янтыгына утырырга тырышыгыз. 

Маршрут планлаштырырга: мөмкин булса, куркынычсызрак һәм азрак тайгак юлларны сайлагыз.

Территорияне чистарту: әгәр сез участок (мәсәлән, ишегалды яки тротуар) өчен җаваплы булсагыз, аны даими рәвештә кардан һәм боздан чистартыгыз. 

Бу киңәшләрне үтәү сезгә бозлавык шартларында куркынычсызлыкта калырга ярдәм итәчәк.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/dvenadcat-menzelincev-postradali-ot-gololeda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International