Авыл җирлекләрендә башланган беренче җыен Түбән Юшады авылында үтте. Җыенны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов үз эшчәнлеге турында хисап тотты.
Быел бу җирлектә клубның икенче өлешен, ФАПны һәм Каран-Азик клубын ремонтлау планлаштырыла.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Әсәдуллин җыелганнарны диспансеризациягә җаваплы карарга өндәде.
Очрашуда шулай ук участок уполномоченные, ветеринария берләшмәсе, урман хуҗалыгы вәкилләре дә файдалы мәгълүмат бирде.

