Минзәлә районы прокуроры урынбасары Тимур Габдуллин РФ Генераль прокуратурасы бүләгенә лаек булды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тапшырдылар.

Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Минзәлә районы прокуроры урынбасары Тимур Габдуллин 3 дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы боерыкка Россия Федерациясе Генераль прокуроры Игорь Краснов кул куйды.

Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов катнашты. Катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видео котлавы күрсәтелде. Шулай ук видео котлау белән РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов мөрәҗәгать итте.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/zamestitel-prokurora-menzelinskogo-raiona-timur-gabdullin-udostoilsia-nagrady-generalnoi-prokuratury

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International