Минзәлә районы кырларыннан 74305 тонна шикәр чөгендере чыгарасы калды

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Минзәлә таңнары» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында 2024 елда шикәр чөгендере 4470 гектарда үстерелгән.

Һәр гектардан уртача 417 центнердан артык татлы тамыр җыеп алынды. Зәй шикәр заводына барысы 122368 тонна шикәр чөгендере озатылган. Татлы тамырны элеккечә Зәй шикәр заводына үзләренең шәхси йөк машиналарында ялланган шоферлар китерә. 9 гыйнварга Агрофирма кырларыннан заводка 74305 тонна шикәр чөгендере чыгарасы калды.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/s-polei-menzelinskogo-raiona-ostalos-vyvezti-74305-tonn-saxarnoi-svekly

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International