Оста авыл кешеләре ясаган бүләкләр өлкәннәргә ошады.
Тауасты Байлар авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә делегациясе Минзәлә картлар йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады, матур концерт номерлары, кызыклы чыгышлар күрсәтте. Шулай ук авылның оста кешеләре өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар.
- Узган ел азагында без, мәдәният йорты һәм китапханә, хәйрия акциясе кысаларында картлар йортында яшәүчеләр өчен йон оекбашлар бәйләү максатын куйдык. Акциягә бөтен авыл халкы диярлек кушылды. Эшкә ноябрь ахырында ук керештеләр: мәдәният йортында, авылыбызның оста хатын-кызлары белән бергә, җеп эрләделәр, йон оекбашлар бәйләделәр. Бүген без аларны Кыш бабай капчыгына салып алып килдек һәм интернат-йортта яшәүче 67 кешенең (44 ир-ат һәм 23 хатын-кыз) һәркайсына тапшырдык. Өлкәннәр бик шатландылар, концерт номерларын рәхәтләнеп карадылар һәм бүләкләребезне кабул иттеләр,-дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Тауасты Байлар авылының «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.

