Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» «Ә безнең ишегалдында-2025» конкурсын башлап җибәрде.
Конкурска гаризалар 18 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурста шәхси йортларда да, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә катнаша ала.
Моның өчен фотосурәтләр яки видео ясарга һәм үз ишегалдының Яңа ел бизәлеше турында шәрехләр язарга кирәк булачак.
Фотосурәтләр яки видеоларны «Вконтакте» дагы үз битеңдә #аунасводворе2025 хештегы белән урнаштырырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.
2025 елның 19 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр «Вконтакте» да «Татар-информ» битендә ишегалдын бизәү өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.
Нәтиҗәләр 5 февральгә кадәр игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче булачак. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Территорияләрне бизәү буенча Конкурс Татарстанда ел саен «Татар-информ»ярдәме белән республика Иҗтимагый палатасы эгидасы астында үткәрелә.
https://menzela.ru/news/konkurs/menzelincy-mogut-polucit-deneznye-prizy-za-lucsee-oformlenie-dvora