8 гыйнварда кичен, 9 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә тизлеге 16-21 м/с булган көчле җил, бозлавык, буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә начараеп, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.
- Казанда юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән секундына 16 м га кадәр җиткән көчле җил, томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.