Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышлары узды.
Тантаналы ачылыш чарасында Минзәлә шәһәренең «Яшьлек» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Игорь Ковальчук Рәхмәт хаты алды.
Тренерны республикада бадминтон үсешенә зур өлеш керткәне өчен билгеләп үттеләр.
Турнирда Кира Юдина, Амир Ардыханов, Сәхабетдинов Тимур, Ярослав Уржумов, Демид Харисов, Илона Букун, Елизавета Исаева катнаша.
Болар — бер атна элек Алабугада сайлап алуны узган балалар.
Амир «Б» дивизионында 2 урын алды.
Нәтиҗәләр соңрак булачак.