Бүген Яңа Айман авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатихова Мария Фатих кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәрзия Фатыйх кызы 1929 елның 25 декабрендә Минзәлә районының Яңа Айман авылында туа. Бөтен хезмәт юлын туган колхозына багышлады, төрле эшләрдә эшләде.Мария Фатих кызының хезмәте күпсанлы бүләкләр: Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнде. Әбинең 5 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мария Фатыйховна! Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов