Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Менделеевск һәм Спас муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны бозып гидротехник корылмаларны даими тикшермәү, шулай ук гидротехник корылмаларның һәлакәте нәтиҗәсендә китерелергә мөмкин булган зыянның күләмен исәпләп чыгару гамәлгә ашырылмавы билгеләнде.
Закон бозуны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Суд карарлары белән табигатьне саклау прокурорының таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде.
Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итте.