Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөхетдинова Таҗимә Мөхәммәтдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Таҗимә Мөхәммәтдин кызы 19.12.1929 елда Минзәлә шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, Пермь шәһәренә китә, анда бер ел төзелештә эшли.  Минзәләгә кайткач, 2 ел драма театрында кассир булып эшли. 1953 елда Мөхетдинов Кирам белән никахлаша, ике бала үстерәләр. Минзәлә шәһәр сәүдәсендә сатучы булып эшли, алга таба бөтен хезмәт эшчәнлеге сәүдә һәм әлеге оешма белән бәйле. 30 елдан артык кибет мөдире булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык. Таҗимә Мөхәммәтдин кызының хезмәте күпсанлы бүләкләр: Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр, орден, «Совет сәүдәсе отличнигы»билгесе белән бәяләнде. Лаеклы ялга чыккач, балаларга оныклар тәрбияләргә булыша.

Хөрмәтле Таҗимә Мөхәммәтдин кызы! Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International