Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район Советының чираттагы утырышы булды.
Район Советы утырышын район башлыгы Айдар Сәлахов алып барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Айрат Мостафин, район һәм шәһәр Советы депутатлары, чакырылган учреждение җитәкчеләре, түрәләр катнашты.
Беренче көн тәртибенә ярашлы рәвештә, районның 2024 елда социаль-икътисади үсеше һәм киләсе елга планнары турында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов хисап тотты.
2025 елга район бюджеты турындагы доклад белән финанс палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады.
Бу утырышта Тауасты Байлар һәм Коноваловка авыл җирлекләренең генераль планнары расланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев аларга узган елларда нинди үзгәрешләр кертелүе турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш тәмамланганнан соң анда катнашучыларның барысы да Кыш бабай ролендә чыгыш ясадылар һәм районның социаль яклау бүлеге әзерләгән конвертларда теләкләрен үтәүгә беренче адым ясадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)