Быел 4 номинация буенча 15 муниципаль район - конкурс җиңүчеләре, призерлары һәм дипломантлары.
Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге 3 урынга һәм 155 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломнарын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин тапшырды.
«Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының» Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясавы һәм конкурста җиңүчеләрне, призерларны һәм дипломантларны бүләкләве күркәм традициягә әверелде", – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.