Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә Минзәлә районында яшәүчеләр өчен бәйрәм рухы тудыру, предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында Минзәлә районы территориясендә урнашкан биналарның, мәйданнарның, йорт яны территорияләренең фасадларын иң яхшы бизәүгә район конкурсы игълан ителде.
Конкурста авыл җирлекләре, физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
1) " авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү»;
2) "оешма территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлеше". Номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
- балалар мәгариф учреждениеләре;
- уку йортлары: ссузлар; гомуми белем бирү мәктәпләре, ятим балалар һәм ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернат.
- бюджет оешмалары;
- шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр.
3) " торак сектор территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше» 2 категориягә бүленә:
- шәхси йортлар;
МКД ишегаллары.
Йомгак ясаганда төп игътибар сәнгатьчә бизәүгә, утлар куюга, яңа ел чыршысының яктылык-иллюминацион бизәлешенә, янәшәдәге территориянең бизәлешенә (боз шәһәрчекләре, кар фигуралары, таулар), бизәлешнең оригинальлегенә, инновацион якын килүгә, оригинальлегенә биреләчәк.
Конкурс 09.12.2024 елдан 23.12.2024 елга кадәр үткәрелә.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Минзәлә шәһәрендә үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасында булачак.