Татарстанда дәүләт геодезия челтәренең 400дән артык пункты тикшерелде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белгечләре 2024 елда ГГСның 428 пунктын тикшерүне төгәлләделәр. Төбәк территориясендә барлыгы 2 меңнән артык шундый пункт урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт геодезия челтәре дәүләт координаталар системасын билгеләү, аларны Россия Федерациясе территориясенә тарату һәм махсус билгеләнештәге геодезия челтәрләрен булдыру мөмкинлеген тәэмин итү максатларында төзелә һәм файдаланыла, геодезия һәм картография эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, геодезия пунктларын тикшерү «киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы кысаларында алып барыла һәм үз эченә пунктны урында эзләүне, пункт үзәгенең тышкы билгесенең, өске маркасының торышын, тышкы бизәлешен, ориентир пунктларның сакланышын, шулай ук пунктны тикшерү нәтиҗәләрен документаль рәсмиләштерүне ала.

"ГГС пунктларын тикшерү буенча актив чаралар кар явудан башлана, ләкин чәчү эшләрен башкарганчы, һәм октябрьгә - урып-җыю кампаниясеннән соң төгәлләнә. Белгечләр аларның координаталарын билгелиләр һәм саклау зоналары турында мәгълүматны ЕГРНга кертәләр, – дип билгеләп үтте Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илсур Кәримов. - Кызганычка каршы, барлык пунктлар да яхшы хәлдә түгел һәм файдалану өчен яраклы».

Татарстан Росреестрында геодезия пунктлары урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре, шулай ук геодезия һәм картография эшләрен башкаручы затлар геодезия пунктларының зарарлану яки юкка чыгу очраклары турында ачыкланган көннән алып 15 календарь көн эчендә «Роскадастр» гавами-хокукый компаниясенә хәбәр итәргә тиешлегенә игътибар итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International