Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " :
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 26 ноябрендә көндез, төнлә һәм 27 ноябрендә көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.