Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-17 метр тизлектә, урыны белән томан Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2024 елның 18 ноябрендә кичен, төнлә һәм 19 ноябрендә иртән көтелә. Киңәш итәбез: бик сак булыгыз, реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә кирәк. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International