Бүген Минзәлә районының Юртау бистәсендә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәкиев Исмәгыйль Зәки улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Исмәгыйль Зәки улы 1929 елның 17 ноябрендә Минзәлә районының Айман авылында туа. 1949 елдан "Минзәлә" терлек азыгы совхозында тракторчы булып эшли. 1953 елда алты балалы гаилә кора. 1966 елда үзгәртеп кору сәбәпле "Актаныш" терлек азыгы совхозына күчерелә. 1970 елда, су басу зонасына эләккәч, Елховка авылына, хәзерге Юртау бистәсенә күченә. Пенсиягә чыкканчы яңадан "Минзәлә" терлек азыгы совхозында эшли. Исмәгыйль Зәкиевичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән. Бабайның 5 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар, алар аның янына еш киләләр.
Хөрмәтле Исмәгыйль Зәкиевич!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов