Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чара узды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторы комиссиясенең баш белгече Гөлнара Балябина педагогика көллиятенең беренче курс студентлары алдында чыгыш ясады. Чара "балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне" уңаеннан үткәрелде, аның кысаларында Гөлнара Александровна яшүсмерләрнең төп хокуклары һәм бурычлары белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 1959 елда БМО кабул ителү уңаеннан 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көнен бәйрәм итүгә багышлана. Шул ук көнне, әмма инде 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. Шуңа күрә 20 ноябрь бөтен дөнья балаларына багышланган көн булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International