Минзәләдән яшь биючеләр Екатеринбургта «Шома бас» фестивале лауреатлары булдылар

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Екатеринбургта татар биюләрен башкаручыларның «Шома бас» төбәкара конкурсы узды. Быел ярышлар сигезенче мәртәбә уздырыла.

«Шома бас» - 2024» конкурс программасында Свердловск, Чиләбе, Оренбург, Мәскәү, Новосибирск, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Мансийск автономияле округыннан, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан 550 кеше катнашты.

Минзәлә районыннан гала-концертта район мәдәният сарае (җитәкчесе - Гөлчәчәк Габдрахманова) каршындагы «Чишмә» балалар бию коллективы (җитәкчесе - балетмейстер Лилия Гыйбадуллина) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/iunye-tancory-iz-menzelinska-stali-laureatami-festivalia-soma-bas-v-ekaterinburge https://uralsky-rabochi.ru/news/item/57212

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International