Консультация-2024 елның 28 октябрендә 13 сәгатьтән 29 октябрендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- көннең икенче яртысында һәм 28 октябрь кичендә, төнлә һәм 29 октябрь көндез томан (29 октябрь төнендә һәм иртән Казанда);
-29 октябрьдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Казан буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяктан төнлә-3-8, көндез-6-11, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚.
Көндез максималь температура +4..+6˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Болытлы, төнлә аязучан.
Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була. Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан төнлә-3-8, көндез-6-11, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚.
Көндез максималь температура +3..+6˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Болытлы, төнлә аязучан.
Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була. Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан төнлә-3-8, көндез-6-11, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2˚.
Көндез максималь температура +2..+5˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы)буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була. Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан төнлә-3-8, көндез-6-11, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2, урыны белән -6.
Көндез максималь температура +1..+4˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.