Семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар һәм мәктәп музее буйлап экскурсияләр үткәрелде.
Татар Мөшегесе урта белем бирү мәктәбе базасында биология һәм география укытучыларының дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта балаларга экологик тәрбия бирү темасына зона семинары узды.
- Семинарда Минзәлә районыннан, шулай ук Актаныш һәм Мөслим районнарыннан укытучылары катнашты. Ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде, мәктәп музеенда булдык, — диде мәгариф бүлеге методисты Айгөл Сәлахова.