Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре үз бакчаларыннан артык яшелчә алып килделәр.
Кәбестә, суган, кишер, бәрәңге, яшелчә — бакча хезмәткәрләре барлык ингредиентларны пөхтә итеп тураганнар.
Туралган яшелчәләрнең беренче партиясен волонтерларга тапшырганнар инде. Алардан тәмле ашлар әзерләнәчәк.
- Әти-әниләр актив кушылдылар. балалар да өйдә булышалар. Суганны чистарталар, кәбестәне турыйлар. Биредә хезмәт тәрбиясе дә, патриотик тәрбия дә бара, - дип уртаклашалар алар.