Сишәмбе көнне, 2024 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Самбурская республиканың Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй муниципаль районнарында, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрне кабул итәчәкләр.
Кабул итү Түбән Кама шәһәр прокуратурасы бинасында була: Түбән Кама шәһәре, Студентлар урамы,7 йорт.
Гражданнарны кабул итү 10:00 сәгатьтә башлана.
📞Телеф телефон аша язылу:
8(8555) 39-23-53;
8(8555) 47-03-29.