Минзәлә районында тулаем җыем 118 мең тоннага якын булды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барысы 37856 гектарда суктырылган

Бу планлаштырылганның 97,5 проценты. Амбарларга барлыгы 117978,8 тонна икмәк кайтарылган.Район буенча уртача уңыш гектардан 31,2 центнер тәшкил итә.Ә республикада һәр гектардан уртача 28,8 центнер уңыш җыялар. 16 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларына 276 гектарда сабан бодае, 216 гектарда карабодай, 445 гектарда ашлык кукурузы суктырасы калды. «Калмурза» хуҗалыгы игенчеләре — 100 гектарда һәм "Рус«ҖЧҖ игенчеләре 50 гектарда рапс суктырачаклар.Район буенча рапсның уртача уңышы гектардан 17 центнер тәшкил итә.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-valovoi-sbor-dostig-pokazatelia-pocti-v-118-tys-tonn

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International