Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»  хәбәр итә:

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

17 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз

· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык төямәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

 кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International