Минзәләдә беренче тапкыр Республика гаилә сыр фестивале узачак

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне 14 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә Октябрь мәйданында узачак беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. 
       Биредә сез ит, сөт продукциясе, ярмалар, ашлык, он, бал, яшелчә, бәрәңге һәм башка бик күп әйберләр сатып ала аласыз. 
      Шулай ук бу көнне безнең шәһәрдә беренче тапкыр Республика гаилә сыр фестивале узачак. Фестиваль шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яраткан Муса Җәлил паркында узачак.
      Беренче сыр фестивалендә республиканың төрле районнарыннан җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.Төрле сыр әзерләп карарга мөмкин булачак. 
       Фестиваль кунакларын мастер-класслар, конкурслар, балалар продукциясе ярминкәсе, бәйрәм программасы, гаилә квестлары көтә. Планнарда шулай ук балалар өчен активлык зоналары да бар.

       Чара «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы администрациясе белән берлектә үткәрелә.

       Ярминкә Федор Кузнецов, Динә һәм Алинә Гарифуллиннар, шулай ук район мәдәният сарае һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры иҗат коллективлары катнашында ялкынлы концерт программасы белән үрелеп барачак..
       Фестивальнең эш вакыты 10.00 дән 13.00 гә кадәр. 
       Безнең фестивальдә яхшы кәеф өчен барысы да булачак! Рәхим итегез?

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International