95 яшьлек юбилее белән котлауларны хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мирзагаләй Хәмәтвәли улы кабул итә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

95 яшьлек юбилее белән котлауларны хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мирзагаләй Хәмәтвәли улы кабул итә.

Хәмәтвәлиев Мирзагаләй Хәмәтвәли улы. Бу саннар аеруча ихтирамга, хөрмәткә, горурлыкка һәм иң изге сүзләргә лаек. Безнең героебыз җилкәсендә зур тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек.
Мирзагаләй Хәмәтвәли улы 1929 елның 12 сентябрендә Минзәлә районының Әтрәкле авылында туа.Хезмәт юлын совхозда эшләүгә багышлый: механик була, кырларда эшли. "Җиңүгә 30 ел" совхозыннан лаеклы ялга чыга. Аның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медальләре белән бүләкләнгән. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аларга 6 онык һәм 8 оныкчык бүләк итәләр.
Хөрмәтле Мирзагаләй Хәмәтвәлиевич!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International