Район хуҗалыклары 11 614 гектарда көзге культуралар чәчәргә тиеш. 640 гектар арыш, 9991 гектар көзге бодай чәчелде инде.
Көзге бодай чәчүне беренче булып «Калмурза» хуҗалыгы төгәлләде, ул 1100 гектарда көзге бодай чәчте. Шулай ук «Кама Беконы» ҖЧҖ механизаторлары 2100 гектарда көзге бодай, 300 гектарда тритикале, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ игенчеләре 640 гектарда арыш чәчтеләр. «Илнур» КФХ һәм «Заиковский» хуҗалыгы шулай ук көзге бодай чәчүне төгәлләделәр.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/riad-xoziaistv-menzelinskogo-raiona-zavesili-sev-ozimyx