Минзәләдә сукырлар җәмгыяте өчен спорт бәйрәме уздырдылар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Чара Бердәм сәламәтлек көненә багышланган иде.

В.И. Ленин исемендәге стадионда үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Шакирова сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән «Сәламәт булу, актив яшәү — бу стильле, позитив» дигән спорт бәйрәме үткәрделәр.

— Төрле спорт уеннары, конкурслар, викториналар оештырылды. Спорт ярышларында көндәшлеккә карамастан, стадионда дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Чарада катнашучыларның барысы да үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә ярыштылар. Безнең бәйрәм физик активлык өчен генә түгел, команда рухын ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалау өчен дә мөмкинлек булды, - дип хәбәр иттеләр бәйрәмне оештыручылар.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proveli-sportivnyi-prazdnik-dlia-obshhestva-slepyx

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International