Спектакль яшь минзәләлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгытырга ярдәм итте

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында балаларның юл— транспорт травматизмын профилактикалау буенча тематик спектакльләр күрсәтүне оештыра.

Төп максат-балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм киметү.

Бүген шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен район мәдәният сараенда «Н шәһәрендә маҗаралар»спектаклен карау оештырылды...» 
Балалар Яр Чаллы театры тәкъдим иткән тамашаны карадылар. Сценарий буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән әкият геройлары күңелсезлекләргә эләгә, алардан аларны төп персонаж һәм тамашачылар коткара. 

Балалар геройларга теге яки бу ситуациядә ничек дөрес эшләргә кирәклеген, светофорның нинди сигналына машина юлыннан чыгарга мөмкин булуын әйттеләр, юл билгеләренең мәгънәсен беркеттеләр, самокатта һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре турында, яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрү кирәклеген искә төшерделәр.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/spektakl-pomog-iunym-menzelincam-zakrepit-znaniia-pdd

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International