Минзәлә муниципаль районы башлыгы хуҗалыклардагы эшләр белән танышты

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Хәзер кырларда бөртеклеләр җыялар, туфрак эшкәртелә.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән авыл хуҗалыгы кырларында булдылар. 

«Калмурза» хуҗалыгында рапс суктыру дәвам итә, һәр гектардан 20шәр центнер уңыш чыга. «Калморза» хуҗалыгында урып-җыю узган атнада ук тәмамланган, хәзер кукуруздан силос сала башлаганнар, һәм алар бүген силос салу өчен уңайлы вакыт икәнен белеп эшлиләр. 200 гектар кукурузны корнажга салырга уйлыйлар. «Заиковский» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү эшләре вакытында бара, люцерна чәчәк аткан вакытта үсемлектә аксым күбрәк була. Салынган сенажның температурасы 25 градус, дымлылык 50% тан артмый. Монда люцернаның өченче чабымын чабып, сенажга салганнар.

Хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культураларга яфрак аша өстәмә тукландыру үткәрелде. «Заиковский» хуҗалыгында шулай ук 540 тонна печән тупланган һәм 6700 тонна сенаж салынган. Сенаж салу тәмамлангач, кукурузны силоска сала башлаячаклар. Бу хуҗалыкта сенаж өч елга җитәрлек күләмдә салынган. 

«Август-Минзәлә» ҖЧҖендә якындагы көннәрдә сабан бодаен җыеп бетерәчәкләр, монда кырда дымлылыгы 16-18 процент булган бодайны 170әр тонна сыйдырышлы 13 җиңсәгә салганнар. 

«Минзәлә таңнары» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында Бүгенге көндә урып-җыюда 5 комбайн катнаша. Урып-җыю беткәннән соң тагын бер атнадан монда шикәр чөгендерен җыя башлаячаклар.

https://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/glava-menzelinskogo-raiona-oznakomilsia-s-rabotoi-v-xoziaistvax

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International