Минзәлә районында көзге чәчү финишка якынлаша

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Барысы 640 гектар арыш, 8106 гектар көзге бодай чәчелде. Бу планлаштырылган мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Көзге бодай чәчүне беренче булып «Калмурза» хуҗалыгы төгәлләде, ул 1100 гектарда көзге бодай чәчте.Шулай ук «Кама Беконы» ҖЧҖ механизаторлары 2100 гектарда көзге бодай, 300 гектарда тритикале, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ игенчеләре 640 гектарда арыш чәчтеләр. «Илнур» КФХ һәм «Заиковский» хуҗалыгы шулай ук көзге бодай чәчүне төгәлләделәр.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-sev-ozimyx-priblizaetsia-k-finisu

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International