Минзәләдә яшәүче яшь кеше беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирде

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Педагогика көллиятенең 3 курс студенты Антон Сухоруков "Кояшкай" 8нче балалар бакчасында урнашкан сайлау участогына үзе генә килде. Ул физкультурникка укый. 

 Мин беренче тапкыр тавыш бирәм. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Бүген без республикабызның, районыбызның киләчәген билгелибез. Мин үз өлешемне кертә алуым белән горурланам.

Сүз уңаеннан, сентябрь Антон өчен вакыйгаларга бай булды. Бу ТР Дәүләт Советына сайлаулар да, аның балигъ булуы да. 1 сентябрьдә егеткә 18 яшь тулды. 

Беренче тавыш бирү уңаеннан сайлау комиссиясе әгъзалары яшь кешегә кечкенә бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International