Татарстанда 2024 елда Бердәм дәүләт имтиханының бер яисә берничә предметы буенча максималь балл җыйган мәктәпне тәмамлаучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Уку предметларының берсе буенча 100 баллга чыгарылыш укучысы 15 мең сум алачак. Максималь баллга ике предметны тапшыручыларга 25 мең сум, ә өчесенә 35 мең сум каралган. Түләүләр күләме физик затлар кеременә салымны исәпкә алып күрсәтелгән. акчаларны быел республика территориясендә белем бирү оешмасын тәмамлаган татарстанлылар ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, быел БДИ буенча иң югары баллны безнең өч чыгарылыш сыйныф укучысы җыйды.
Кудряшов Руслан, 1 нче урта мәктәп — химия буенча. Кузнецова Елизавета, 2 нче урта мәктәп, ике фән — рус теле һәм чит тел буенча 100 балл алды. Соколовский Ярослав, 2 нче урта мәктәп-математика фәне буенча (профиль дәрәҗәсендә).