Минзәләдә яшәүчеләр - ирле-хатынлы Фәнил Таҗи улы һәм Замгия Сәмигулла кызы Гариповлар маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма кисүдә булышалар. Шулай ук волонтерлар аларның өйләренә турау һәм алга таба киптерү өчен яшелчәләр алып кайталар. Бөтен эшне алар бик тиз башкаралар.
Маскировка челтәрләре өчен алар кискән тукыманы метрларда санап бетереп булмый. Һәр лентаны алар пөхтә итеп җыялар. Бу ленталарны соңыннан волонтерлар челтәрләр өчен нигезгә үрәләр.
Шунысы куанычлы, Минзәлә районында андый гаиләләр аз түгел. Өй эшләрен һәм мәшәкатьләрен кичектереп, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче сугышчыларыбызга чын күңелдән ярдәм итәләр.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/volontery-pensionery-iz-menzelinska-pomogaiut-boicam-svo