Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбызның кунаклары!

2024 елның 30 августы, җомга

Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.

Республикабызның төп казанышы - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау. Нәкъ менә ул стабильлек символы булып тора.

Татарстан Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләреннән берсе.  Бу дөньяда танылу алган һәм динамик үсеш алган төбәк.  

Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, төрле инвестицияләр җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате үсеш ала.

Безнең районда дәүләт һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Авылларда клублар, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, балалар бакчалары тозелэ, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре һава шартларының уңайсыз килүенә карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.

Республика һәм районыбыз чәчәк атсын!

Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International