Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызы Миңнеханова үткәрде.

Ел саен үткәрелә торган чара инде унберенче мәртәбә уздырылды. Кабул итүдә шәһәр һәм район үсешенә өлеш керткән парлар, шулай ук күп балалы гаиләләр һәм уртак тормыш стажы зур булган ирле-хатынлы катнашты.
     Татарстан рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. "Гаилә-теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү һәм зур нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим. Гаилә-гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе ул. Сез ата – ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәтен үз өстегезгә алдыгыз - искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләү», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.
     Минзәләне Галиевлар гаиләсе тәкъдим итте. Фаяз Фарс улы белән Лилия Альберт кызы 15 ел бергә өч бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы юл-төзелеш оешмасында инженер булып эшли. Хатыны-татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Минзәлә гимназиясе директоры.
     Галиевлар гаиләсе-гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларны җаваплы тәрбияләү һәм актив гражданлык позициясе үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International