Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Петрова Мария Ивановна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мария Ивановна 1929 елның 27 августында Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында туа. Сугыш башланганчы Матвеевкада хисапчы булып эшли. Сугыштан соң Казанда «Спартак»аяк киеме фабрикасында төрле эшләрдә эшли. Соңрак Новосибирскта заводта эшли. Минзәлә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегеннән пенсиягә чыга.

 Мария Ивановнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.

Ире белән җиде бала үстерәләр. Әбинең 12 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мария Ивановна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International